Центральная детская библиотека

Балачакның моңлы шагыйрәсе

Балалар язучысы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу  уңаеннан әдәби-музыкаль чара уздырдык. Электрон презентация ярдәмендә әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен бик яратып укыдылар. Әминә Бикчәнтәеваның шигырьләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр. "Тәмле тел” хикәясе буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Чара бик күңелле узды, ахырында чәй эчеп, тамак ялгап, китапханәбездә булган интерактив уеннар да уйнадык.