Центральная детская библиотека

“Китаплар иленә сәяхәт”

1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фәнисә Таһир кызы һәм мәктәп китапханәчесе Хисамова Нурсөя Мулланур кызы белән китаплар иленә сәяхәт кылдылар. Укучыларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырдык, китапларны сак тоту серләренә төшендердек. Шулай ук абонемент эшчәнлеге, уку залында булган газета- журналлар, энциклопедиялар укучылар өчен бик кызыклы булды.“Мин кулыма китап алам” электрон презентация күрсәтелде. Балалар китапханәбезгә китап укучылар булып язылдылар һәм бердәм укучы билетына ия булдылар.