Центральная детская библиотека

«Китапханәдә кунакта!»

Бүген китапханәбез янәдән кунаклар кабул итте. Гимназиянең 5 “В” сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Румия Данис кызы һәм китапханәче Эльвира Мәүлет кызы белән үзәк балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Укучылар абонемент, уку залы эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәбезгә кайткан өр яңа китапларны, энциклопедияларны, журналларны укучылар бик ошатты. Үзләренә укырга бик күп китаплар алып кайтып киттеләр.