Центральная детская библиотека

«Мәңгелек балачак илендә»

Буген бездә кунакта 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары булды. Аларны китапханә тормышы белән таныштырдык.

Укучылар якташыбыз Ленар Шәехнең балаларга багышланган иҗаты белән кызыксындылар. Ленар Шәех дөньякүләм дәрәҗәдәге бүләккә - Андерсен исемендәге премиягә лаек булды. Ул аңа "Галинең песие" дип аталган басмасы өчен бирелде. Укучыларга Л.Шәех турында видеосюжет тәкъдим иттек.

Китапханәгә кайткан яңа китаплар һәм интерактив уеннар нәни кунакларыбызга бигрәк тә хуш килде!