Центральная детская библиотека

«Без тынычлык яклы!»

21 сентябрь бөтен Җир шарында Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар өчен "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, ярдәм күрсәтү, конфликтсыз яши белү кебек сорауларга җавап табу максатыннан үтте бу чара.Тынычлык ул - сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Безнең өчен тынычлык - иң кадерле, иң изге, иң газиз сүз.