Центральная детская библиотека

Республикам минем, Татарстан!

30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан, “Ромашка” балалар бакчасы нәниләре белән “Республикам минем, Татарстан!” исеме астында күңелле чара уздырдык. Балаларга Татарстанның үз дәүләт символикасы – флагы, гербы, гимны бар икәнен аңлаттык. Экпресс-викторинага җаваплар таптык, төрле әкият геройларын искә төшердек, “Тылсымлы сандык”, “Кулъяулык” уеннарын уйнадык.