Центральная детская библиотека

«Без булачак чемпионнар»

Халыкара Олимпия көне - һәр ел 23 июнь көнне билгеләп үтелә торган бәйрәм. Чараның максаты - бөтен дөньяда спортны пропагандалау.
Шул уңайдан, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәп яны укучыларына "Без булачак чемпионнар" дип аталган әңгәмә узды. Чара балалар белән ачык һавада үтте. Китапханәчеләр укучыларга спорт төрләре, Олимпия хәрәкәтенең торгызылуы турында сөйләделәр.