Центральная детская библиотека

"Журналлар иленә сәяхәт"

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы, серле вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Китапханәнең төп байлыгы китап-журналлар булса, иң кадерлесе – безнең укучыларыбыз.
Китапханәбезгә барлыгы 24 журнал килә. Төрле эчтәлектәге һәм юнәлештәге газета-журналлар файдалы хәбәрләрне вакытында җиткерә, укучыларны рухи яктан баета һәм аларда зәвык тәрбияли.

"Ромашка" балалар бакчасы нәниләрен дә рәсемле, кызыклы, мавыктыргыч журналлар дөньясы белән таныштырдык. Балалар бигрәк тә "Салават күпере", "Костер", "Веселые картинки", "АБВГД" журналларын үз иттеләр.