“Балачак иле йолдызы”
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапованың туган көне уңаеннан, "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ының 1 сыйныф укучылары белән әдәби сәгать уздырдык. Укучылар шагыйрәнең иҗатына багышлап ясалган видеоролик карадылар. Авторның күргәзмәдәге китаплары белән якыннан таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.