Центральная детская библиотека

"Безнең канатлы дусларыбыз!"

1 апрель - Халыкара кошлар көне. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына кайта.
Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр.
Шул уңайдан, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә түгәрәк өстәл артында кошларга багышлап "Безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында әңгәмә узды. Укучыларга кошлар турында электрон презентация күрсәтелде, шигырьләр кычкырып укылды.