Центральная детская библиотека

"Яңгыравыклы шигырьләр тамчысы"

21 март - Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен  билгеләп үтү турында карар кылына. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Шул уңайдан, Актаныш балалар үзәк китапхасенең уку залында түгәрәк өстәл артында укучылар белән шигырь укулар оештырылды. Б. Рәхмәт, Л. Шәех, Л. Лерон, Р. Миннуллин, А. Пушкин, М. Лермонтов, С. Есенин шигырьләрен яратып укыдылар.