Центральная детская библиотека

Бәйрәм белән!

Барлык укучы кызларыбызны чын күңелдән якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Шул уңайдан 4 март көнне Актаныш балалар үзәк китапханәсендә  4 сыйныф укучылары 8 март бәйрәменә багышланган «Мин язларга тиңлим сине, әнием!» исемле күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә укучыларга кадерле әбиләребезгә, әниләргә, апаларга, сеңелләргә багышланган китаплар тәкъдим ителде.