Центральная детская библиотека

“Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел”

Бүген балалар үзәк китапханәсендә 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “Г” сыйныф укучыларына “Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел” исеме астында аралашу сәгате узды. Чарада “Бүләк” һәм “Җәмигъ” мәчетләре мөгаллимәсе  Ләйсән Мирзанур кызы катнашты. Ләйсән Мирзанур кызы укучыларга бик эчтәлекле итеп “Кешелекнең ничек барлыкка килүе” турында сөйләде.  Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.