Центральная детская библиотека

“Халкыбыз горурлыгы”

15 февраль  татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел уңаеннан әдәби тематик чара узды. Чарада 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “В” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Даянова Ф.Ш) катнашты. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Кичә презентация белән үрелеп барды. Шагыйрьнең “Сәгать”, “Күке”, “Кызыл ромашка”, “Суык бабай”, “Маэмай” шигырләрен укучылар кычкырып укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына “Җырларым” шигыренә язылган җыр тәкъдим ителде.