Центральная детская библиотека

«Әкиятләр иленә сәяхәт»

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елның максаты илдә яшәүче халыкларныю гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлыкны, шулай ук матди булмаган мирасны саклау булып тора. Матди булмаган мираска әкиятләр, йолалар, җырлар, биюләр керә. Шул уңайдан актаныш балалар үзәк китапханәсе тарафыннан Актаныш радиосында «Әкиятләр иленә сәяхәт» исемле сәхифә башлап җибәрдек. Радио тыңлаучыларга уку залының әйдәп баручы китапханәчесе Фархтдинова Ильмира «Ай белән Кояш» әкиятен тәкъдим итте.