Центральная детская библиотека

“Сабантуй сөлгесе”

Татар халык язучысы, драматург, шагыйрь һәм публицист Ркаил Зәйдуллага 23 гыйнвар көнне 60 яшь тулды. Шул уңайдан икенче мәктәпнең 1 “Б” класс укучылары китапханәбезгә чарага килделәр. 2021 елда Ркаил Рафаил улы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
Балаларга “Сабантуй сөлгесе” дигән китап тәкъдим ителде. Укучылар уку залы һәм абонемент эшчәнлеге белән таныштылар, китапларның мөхимлеге һәм аларның килеп чыгу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук киштәләргә тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар.