Центральная детская библиотека

“Рафис Корбан – балалар шагыйре”

Укучыларны  язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан, бүген китапханәдә “Рафис Корбан – балалар шагыйре” исемле чара узды. Чарада Актаныш урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны шагыйрьнең иҗат юлы, балалар өчен язылган китаплары белән таныштырдык. Балалар Рафис Корбан шигырьләре китабыннан табышмакларга җавап таптылар, “Җәйге көндә”, “Матур көн”, “Кар яуган”, “Китап укыйбыз” шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук укучыларга “Керпе малае дуслар эзли” спектакленнән өзек тәкъдим ителде.