Центральная детская библиотека

Әниләр көнен билгеләп үтәбез

Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, Актанышның икенче санлы мәктәбенең 1 нче “ а” сыйныфы укучылары өчен, балалар үзәк китапханәсе буенча, китапханә хезмәткәрләре экскурсия уткәрделәр. Укучылар уку залы һәм абонемент эшчәнлеге белән таныштылар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук киштәләргә тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Ә укучыларның китапханәгә килүләренең төп сәбәбе булып, күптән түгел узып киткән әниләр көнен искә алу булды.

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Укучылар белән Әниләргә карата булган мәхәббәт, игътибарлык, шәфкатьлек хисләре турында фикерләр алыштык, табышмакларга җаваплар эзләдек. Чара әниләргә багышланган мультфильм карау белән дәвам итте.Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга теләк белдереп киттеләр.