Центральная детская библиотека

Әниләр – ул безнең иң кадерле кешеләребез

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, Актаныш балалар китаханәсенә “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме экскурсиягә килде.Китапханә хезмәткәрләре балаларны китап дөньясы, китапларны өйгә бирү тәртибе һәм китапханәдә булган газета, журналлар белән таныштырды.

Тиздән әниләр көне җитү уңаеннан, балаларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләдек. Әниләр – ул безнең иң кадерле кешеләребез. Балалар әниләреннән эчкерсез мәхәббәткә, игелеккә, зирәклеккә өйрәнсеннәр өчен тәрбияви мультфильм тәкъдим иттек. Балалар үз чиратында әниләргә багышланган матур шигырьләрен сөйләделәр.

Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!