Центральная детская библиотека

“Укып-уйнап үсәбез”

22 август көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният паркында “Укып-уйнап үсәбез” дигән чара үткәрделәр. Балалар, чирәмдә җәймәгә иркенләп утырып, игътибар белән, кызыклы әкиятләр тыңладылар. Кычкырып укылган әсәрләр буенча, сорауларга җавап бирделәр. Әкиятләр уку татар халык уеннары белән аралаштырылды. Кичәнең максаты: туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, балаларны татар халык әкиятләрен, уеннарын белергә өндәү.

Чара күңелле үтте, балалар һәм аларның ата-аналары бик канәгать калдылар. Шундый бәйрәмнәр туган телебезне сакларга ярдәм итә.