Центральная библиотека

“Без яшәгән төбәкләрдә ишетелсен азан тавышы!” исемле Рима Имамованың “Ачы язмышлар” китабын тәкъдир итүенә багышланган чара уздырды.

13 декабрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре киң катлам халык өчен “Без яшәгән төбәкләрдә ишетелсен азан тавышы!” исемле Рима Имамованың “Ачы язмышлар” китабын тәкъдир итүенә багышланган чара уздырды.

Чара барышында“Ачы язмышлар” авторы Рима (Әминә) Заһидулла кызы Имамова укучылар сорауларына җавап бирде. Актаныш мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә апа Закирова чыгыш ясады. “Җанны һәрчак пакьләп торыйк изге аятькә манып!..” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Шулай ук дини тематикалы китаплар буенча буктрейлер күрсәтелде.

Китапханә директоры Ландыш Шамсунова катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Динебезгә карата кадер-хөрмәт хисе булдыру, тормышта дин кануннарына буйсынуның зарурлыгын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.