Центральная библиотека

“КаргаFEST” – «Карга боткасы»

27 нче апрель көнне Актаныш җирлегендә зур фольклор  бәйрәм- беренче районара ачык фестиваль  “КаргаFEST” – «Карга боткасы» узды.”Карга боткасы” – татарларда иң популяр, мавыктыргыч язгы бәйрәмнәрнең берсе буларак кабул ителә. Китапханәчеләр дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Китап күргәзмәсендә традицияләр һәм йолалар, фольклор  турында  китаплар тәкъдим ителде. Катнашучылар һәм кунаклар кызыклы уеннар уйнадылар, тизәйткечләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр.