Центральная библиотека

Библиотөн -2024

Ел саен уздырыла торган “Библиотөн -2024 “Россиядә унөченче тапкыр уздырыла.Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге һәр елны, бу традициягә теләп кушыла. Быелгы акция Гаилә елы уңаеннан “Гаилә белән укыйбыз” исеме белән уздырылды.Китапханәчеләр бу көнгә бик тыгыз, мавыктыргыч программа әзерләделәр:китап күргәзмәсе әзерләде, кычкырып укулар оештырылды, гаилә темасына тест үткәрелде,”Минем балачагым” китабы”на сорау-викторина уздырылды. Кичәнең икенче өлешендә гаиләләргә кәгазҗдән ясалган китапчыклар өләшендә, ә алар бу китапчыкларга үзләре  укыган  китапларның исемнәрен яздылар, һәм үзләренең гаилә агачларын “үстерделәр”.Соңыннан гаилә членнары үзләре яраткан китаплардан өзекләр укыдылар. Бу исә, гади уку гына түгел, ә аларның гаилә укуларына реклама да булып торды. Гаилә кыйммәтләрен саклауны, үз гаиләң белән горурлану хисләре булдыру, үткән буынга хөрмәт һәм ихтирам белән карарга кирәклеген искәрткән, кече Ватаныбыз белән горурлану хисләре тәрбияләгән әлеге чара күтәренке кәеф өстәде.

Акциядә катнашучы гаиләләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез!