Центральная библиотека

"Ул язар өчен яши"

19 нчы апрель көнне үзәк китапханәдә прозаик, публицист, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Шәех улы Имамовның тууына 70 ел тулуга багышланган "Ул язар өчен яши" исемле әдәби сәгать  узды. Чара барышында китапханәчеләр, Вахит Имамовның , татар халкының азатлыгы өчен көрәшкә багышланган,  халкыбызның югалтылган тарихын торгызу хакына  багышлаган  әсәрләр  язучы булуы турында сөйләделәр. Әсәрләре чагыштыруларга шаккатыргыч бай, хәзерге укучы өчен алар тарихи чыганак кына түгел, ә рухи байлык та булып тора. Аның күп кенә әсәрләренең сюжеты нигезендә архив документларыннан алынган чын тарихи фактлар тора. Вахит Имамов үзенең тарихи үткән темага тугрылыгын, укучыларга туган җир тарихын җиткерү теләге белән аңлата. Укучылар язучының биографиясе һәм иҗади юлы белән таныштылар. Бу тема буенча китап укучыларга  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.