Центральная библиотека

“Көчле гаилә- көчле Россия"

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
18 нче март көнне Гаилә елы кысаларында үзәк китапханә китапханәчеләре, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен, “Көчле гаилә- көчле Россия" китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Китап күргәзмәсендә китапханә фондыннан гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле турында сөйләүче китаплар; гаилә бәхетен төзү принциплары турында; гаилә психологиясе, балаларны тәрбияләү буенча китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре һәм кыйммәтләре темасын ачучы авторларның китаплары тәкъдим ителде: Л.Толстой, М. Шолохов, И. Тургенев. Тәкъдим ителгән китаплар укучыларга, укудан ләззәтләнергә генә түгел, ә гаиләнең безнең тормыштагы мөһимлеге турында уйланырга да ярдәм итә.