Центральная библиотека

“Үз җирем, үз телем, үз илем”

21 март –Бөтендөнья шигърият көне. Шул уңайдан, үзәк китапханә, сәләтле балалар өчен гимназия-интернат укучылары өчен, “ Агыйдел дулкыннары” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу уздырды.Очрашуда якташ-шагыйрәләребез тормышлары һәм иҗатлары белән таныштырдылар,үз иҗатларыннан яраткан шигырьләрен укыдылар,  укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. “ Үз җирем, үз телем, үз илем” дип аталган бу шигырь бәйрәме һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.