Центральная библиотека

Алкалар ясау буенча мастер-класс

12 нче март көнне, үзәк китапханәдә алкалар ясау буенча мастер-класс үтте. Технология техникумы студент кызлары мастер-класста борынгы заманнарда алкаларны еш кына ир-атлар йөрткәнен белделәр. Элек алка тагуның сәбәпләре төрле булган.  Кайберләре тирә – юньдәгеләргә үзләренең затлы нәселдән булуын күрсәтү өчен; икенчеләре сөйгән ярларына бүләк иткәннәр.  Ә бүген алкалар-ул, иң беренче чиратта, шәхесне ассызыклый торган бизәк. Безнең студент кызларыбыз да мастер-класста бер пар матур һәм оригиналь алкалар ясадылар.