Центральная библиотека

“Актаныш дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары белән әдәби кичә.

3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе 1986 елда Лондонда 1921 елда нигез салынган халыкара язучылар клубы конгрессында туа. Язучы көне – яңа исемнәр ачу һәм яңа китаплар уку өчен менә дигән сәбәп.
Шул уңайдан 1 нче март көнне, үзәк китапханәдә, “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары белән әдәби кичә үтте. “Һәркемнең үз каләме” исемле әдәби кичәдә якташ шагыйрәләребез иҗатлары белән таныштырдылар, караокега кушылып җырлар башкардылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды.