Центральная библиотека

“Чын ир-атлар көне”

26 нчы февраль көнне  Х. Заманов   исемендәге кадет мәктәбендә үзәк китапханә  китапханәчеләре  “Чын ир-атлар көне”  исемле чара үткәрделәр.

Китапханәчеләр балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, Ватанны саклаучылар  дигән  һөнәр барлыгы турында сөйләделәр. Аннары  кызыклы сынаулар оештырылды. Егетләр  хәрби әзерлек күрсәтеп, солдат боткасы пешерү өчен катнаш ярмаларны аерырга  тиеш булдылар. “Интеллектуальлек” викторинасында яшь яклаучылар зирәклек, тапкырлык һәм инициатива күрсәттеләр. Хатын-кызларга бәйле  конкурс  та  бик  кызык килеп чыкты. Монда  катнашучылар  кызларның  чәчләрен җыеп, бантик тактылар.  Конкурслар  нәтиҗәсендә егетләребез  Ватанны лаеклы яклаучылар булырга омтылуларын, ә кызлар булачак сугышчыларга хөрмәт күрсәтүләрен күрсәттеләр.