Центральная библиотека

“КәнфитБИБЛ-тәмле сораулар”

21 нче февраль көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыкара Туган телләр көненә карата “КәнфитБИБЛ-тәмле сораулар” бәйрәм чарасы уздырдылар. Иҗат үзәге коллективы, “Агыйдел дулкыннары “ әгъзәләре, “Мирас” ветераннар оешмасы коллективлары  бу уен-ярышта әдәби-экспресс, танып-белү, әдәби мәйдан,иҗат, мәкальләр, флэш-бук станцияләрендә китаплар иленә сәяхәт кылдылар. Бу бәйрәм чарасыннан соң, туган телебез, мәдәниятебез,гореф-гадәтләребезнең бервакытта онытылмаячагына ышанып, һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.