Центральная библиотека

“Әйдәгез әле, егетләр!”

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ул көнне кешелек дөньясының көчле яртысы көч, түземлелек, чыдамлылык, патриотлылык, шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә.

20 февраль көнне  Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре технология техникумы тулай торагында кунакта булдылар һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Әйдәгез әле, егетләр!” исемле  чара үткәрделәр. Студентлар  бергәләп хәрби тематикадагы табышмакларны чиштеләр, викторина  сорауларына теләп җавап бирделәр. Аннары кызыклы конкурсларны һәм ярышларны җиңел һәм күңелле башкардылар. “Тыныч булсын илебез, аяз булсын күгебез!” дигән  китап күргәзмәсе эшләп торды.  Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы күңелле, җанлы үтте .