Центральная библиотека

Милли баш киеме “Калфак” ясау буенча мастер-класс

19 нчы февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, Пушкин картасы буенча, милли баш киеме ясау һәм чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Калфак татар халык костюмының аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм рухи чисталыгы символы.
Мастер- класста катнашучылар таблетка формасында калфак тегәргә өйрәнделәр. Китапханәчеләр тегү серләре белән уртаклаштылар, әби-бабайларының чигү һәм бизәү ысуллары турында сөйләделәр. Укучылар орнаментларны өйрәнделәр, тукымалар буенча аппликация техникасын үзләштерделәр, матур калфаклар ясадылар.