Центральная библиотека

Афганистан-йөрәк ярам...

Быел, Совет гаскәрләренең Әфганстан чикләреннән чыгарылуга 35 ел тулды. Бу мөһим тарихи вакыйга. Бу көн- Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне буларак тарихка кереп калды. Шул уңайдан 15 нче февраль көнне , Ә.Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Афган сугышы ветераннары катнашында тантаналы кичә оештырылды.Үзәк китапханә хезмәткәрләре, кичәдә катнашучылар өчен китап күргәзмәсе, якташ-геройларыбызның документларыннан, аларның туган якларына язган хатларыннан төзелгән альбомнар тәкъдим иттеләр, хатларыннан өзекләр укыдылар. Әфганчы-геройларыбызның күрсәткән батырлыкларын онытырга хакыбыз юк! Тынычлык! Дөньяда анннан да изгерәк берни дә юк!Илләр тынычлансын! Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы түкмәсен иде!