Центральная библиотека

Китап аша әхлакка.

Әхлак, әдәп китаптан башлана.Китап укыган кешенең күңеле чиста, ак, пакъ , рухи яктан бай була.8 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, халык язучысы,  Г.Тукай ис.Дәүләт премиясе иясе  Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан әхлак дәресләре уздырды. Чарада әхлак темасын яктырткан видеоролик, Ә.Еникинең тормышы һәм иҗатына багышланган  видеопрезентация күрсәтелде. Язучының китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү уздырылды, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”  хикәяләре буенча җанлы әңгәмә корылды. Әдәби сәгатьтә укучы- яшьләр әхлак, әдәп турында фикер алыштылар, Ә.Еники әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләрне укыдылар. Кичә ахырында әдәби викторина уздырылды. Әлеге әдәби сәгатьтә укучы-яшьләр  татар классигы Ә.Еники иҗатында әдәп, әхлак проблемалары, кешелекнең рухи дөньясы киң чагылыш табуын аңладылар.