Центральная библиотека

«Никах.Гаилә. Мәхәббәт»

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә 7 февральдә үзәк китапханә хезмәткәрләре , технология техникумы студентлары белән, һәр кеше өчен актуаль һәм мөһим булган,  «Никах.Гаилә. Мәхәббәт»исеме астында,  әхлак дәресе үткәрделәр. Чара кунагы итеп "Җәмигъ" мәчете мөгаллиме Ләйсән Мирзанур кызы чакырылды .  Ләйсән Мирзанур кызы Исламда төп төшенчәләрнең берсе булган никах мәгънәсе турында сөйләде. Никах-ир-ат белән хатын-кыз арасындагы изге союз, ул үзара мәхәббәт, хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән. Ул никах формальлек кенә түгел , ә җаваплылык һәм үзара аңлашуны таләп итә торган җитди адым дип ассызыклады.  Аннары Ләйсән Мирзанур кызы гаиләнең безнең тормыштагы әһәмиятенә игътибар итте. Гаилә ул -ярдәм, мәхәббәт һәм кайгырту ала торган  урын. Бу  әхлак дәресе студентларда зур кызыксыну уятты. Аларның күбесе  бу төшенчәләрнең әһәмияте турында сораулар бирделәр  һәм үз фикерләрен белдерделәр. Ләйсән Мирзанур кызы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде һәм укучыларга гаилә кыйммәтләрен формалаштыруда әхлакның мөһимлеген яхшырак аңларга  ярдәм итте.