Центральная библиотека

“Яхшы тәрбия-яхшы мирас".

Гаилә елы уңаеннан иң күп китап укучы беренче гаилә хөрмәтләнде.

Россия Презинты В.В.Путин тарафыннан 2024 ел –Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, үзәк китапханә, иң күп китап укучы гаилә – Хусаеновлар гаиләсен хөрмәтләп, Гаилә елын ачып җибәрде.Гаилә башлыгы Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов Актаныш муниципаль театры режиссеры, Альбина Хөсәенова сәнгать мәктәбендә театр дәресләре алып бара, балалары- 3нче, 7нче, 8нче класс укучылары.Очрашу вакытында уку залында урнаштырылган Гаилә елына карата булган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, гаилә башлыклары балаларны китапка тартуның серләрен ачтылар, ә балалар китап укыганнан соң үзләренә өстәмә белем алуларын, китапханәгә яратып йөрүләрен әйтеп үттеләр. Китапханә директоры Г.Ахмадишина китапны бернинди дә компьютер алыштыра алмаячагына, кеше тормышында, гаиләдә зур роль уйнаганына басым ясады. Иманлы да, әдәпле дә, белемле дә булган бу гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырды, киләчәктә дә китапханәнең актив китап укучы гаиләсе булып калуларын теләде.