Центральная библиотека

Мастер-класс «Каз каурыеннан перо».

Александр Сергеевич Пушкин(1798-1859) чынлап та, үзенең әсәрләрен каз каурыеннан ясалган перо һәм кара белән язган. Сүз уңаеннан, Иван Иванович Пушин(1800-1869)-А.С.Пушкинның иң якын дусты һәм лицейдагы классташы –“Пушкин турындагы язмаларында” болай дип искә ала:”..теләсә кайда язылган, кирәкмәгән кәгазьләр, ботарланган каурый кисәкләре таралып ята...”. А.С.Пушкинның иҗатын һәм иҗади матурлык яратучылар өчен үзенчәлекле образ тудырган әлеге нәфис каурыйлар илаһилык, җиңеллек символы да булып тора . Бөек рус язучысы моны казның сул як каурыеннан эшләнгәнен кулай күргән, чөнки аны кул өчен җиңел дип тапкан.

Технология техникумы студентлары йомшак каз каурыеннан перо ясадылар. Бу аларга үзләренә куллану өчен һәм якыннарына бүләк итү өчен менә дигән кул эше булды.(Пушкин картасы буенча)