Центральная библиотека

“Россия Федерациясе Конституциясе”

Конституция көне безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә -Россия Дәүләтенең мөһим истәлекле даталарының берсе. Россия Федерациясе Конституциясе илнең Төп Законы, ул дәүләт тарафыннан гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм бурычларын саклый һәм ныгыта.
12 декабрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре техникум студентлары өчен “Россия Федерациясе Конституциясе”дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул әңгәмә һәм хокукый викторинадан торды. Студентлар дәүләтнең төп законын – цивилизацияле тормыш нормасын белү һәм дөрес куллану, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шартлар турында, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар. Россиянең нинди символлары барлыгын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара видеопрезентация күрсәтү белән үрелеп барды.