Центральная библиотека

Ватан Геройлары көне

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү һәм мәрхүмнәрне искә алу көне.Шулай ук Донбасска махсус хәрби операциягә солдатлар озатылды.Аларның һәрберсе чын батыр! Аларның исемнәрен һәркем белергә тиеш! Шул уңайдан, “Безнең заман геройлары”, “Ватан геройлары безнең арада” акцияләренә кушылып, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге Җиңү паркындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык белән батырларны искә алдылар.