Центральная библиотека

“Китап. Мәрхәмәтлелек. Миһербанлылык”

1 нче декабрь –Халыкара инвалидлар көне. Ул безнең илебездә декада итеп уздырыла. Декада кысаларында, һәр елны китапханәнең зурлар һәм балалар бүлеге хезмәткәрләре, “Китап. Мәрхәмәтлелек. Миһербанлылык” акциясенә теләп кушылалар. 6 нчы декабрь көнне Гимадиева Миләүшәнең гаиләсендә булып, аңа китаплар, журналлар, күчтәнәч каплары тапшырдылар. Ә бу исә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга күтәренке кәеф, күңел җылысы, шатлык өстәде.