Центральная библиотека

«Калфак» милли баш киеме тегү буенча мастер-класс

2023 ел-Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. Шуңа бәйле рәвештә республикада күп кенә программалар гамәлгә ашырыла, иҗат коллективлары хуплана, төрле халыкларның бәйрәмнәре үткәрелә, халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне саклау дәвам итә. Үз чиратында, 4 декабрь көнне, хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Калфак» милли баш киеме тегү буенча мастер-класс үткәрделәр. «Калфак» татар яшьләре арасында бик популяр, модалы, яңа кертелгән күренешкә әверелде.