Центральная библиотека

“Әниләрнең йөрәк җылысы”

Безнең илдә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Ләкин яраткан әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән ничек котларга соң? Әлбәттә инде үз кулларың белән бүләк ясау!
Бу бәйрәм алдыннан , 22 ноябрь көнне, Актаныш үзәк китапханәсе китапханәчеләре "Пушкин картасы" программасы кысаларында әниләргә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Әниләр өчен балаларының яратуын, кайгыртуын һәм игътибарын күрү аеруча рәхәт, һәм аңа баласы үз кулы белән ясаган бүләк күп тапкыр кыйммәтрәк һәм кадерлерәк. Чын йөрәктән ясалган бүләкләр-иң яхшы игътибар билгеләре. Фантазияләрен эшкә җигеп, чарада катнашучылар үз куллары белән яраткан әниләре өчен фетр, страза һәм энҗеләрдән матур алкалар ясадылар. Шулай ук «Якты кояшыбыз-әниләр» дип аталган виртуаль китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.