Центральная библиотека

«Без ришвәткә каршы»

Коррупциягә каршы тәрбия чаралары кысаларында, 16 нчы ноябрь көнне, үзәк китапханә китапханәчеләре техникумның беренче курс студентлары өчен «Без ришвәткә каршы» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү. Чара барышында укучылар коррупция турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. “Коррупциягә каршы ничек көрәшергә” дигән видеороликлар балаларга коррупциянең начар һәм законсыз булуына тагын бер кат инанырга ярдәм итте. Чара ахырында студентларга ЕЧБ (бердәм уку билеты) тапшырылды.