Центральная библиотека

"Вакытлы матбугат-заман көзгесе"

9 ноябрьдә үзәк китапханәдә техникумның беренче курс студентлары өчен "Вакытлы матбугат-заман көзгесе" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Журналлар барлыкка килү тарихына кыскача экскурсия үткәрелде. Студентларга әти-әниләре нинди журналлар укыганнары һәм журналларның элек ничек булганлыгы турында белү кызык булды. Беренче журналлар бик күптән басылып чыккан һәм алар хәзерге кебек төсле булмаган, һәм хәрефләр хәзергедән аерылып торган, шулай да алар тәрбия һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенә ярдәм иткән. Студентлар кызыксынып тыңладылар һәм үзләре дә актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар. Алар яраткан журналлары, вакытлы матбугатка күпме вакыт бирүләре турында сөйләделәр. Китапханәчеләр китапханәдә булган газета, журналлар буенча кыскача күзәтү үткәрделәр, аларның һәрберсе турында сөйләделәр. Вакытлы матбугатның әһәмияте турында, аңа китаплар белән бергә зур игътибар бирергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Әңгәмә виртуаль күргәзмә белән үрелеп барды. Чара ахырында студентларга ЕЧБ (бердәм укучы билеты) тапшырылды.