Центральная библиотека

Туган көнең белән, Комсомол!

29 октябрь-Комсомол оешмасы туган көне. Шул уңайдан 26 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре комсомол хәрәкәте ветераннары Нурлыев Нурулла абый, Шакиров Зөфәр абый, Нурлыева Әлфия апа белән очрашу уздырды. "Туган көнең белән , комсомол!” дип аталган әлеге кичәдә алар яшьлек хәтирәләрен искә төшерделәр, комсомол- якташларыбызның Туган илебезнең басу-кырларындагы, фермалардагы фидакарь хезмәтләре, бишъелллыклар, агитбридалар турында, яшьлек хыяллары турында эчтәлекле чыгыш ясадылар .Китапханәчеләр комсомол оешмасы тарихын чагылдырган әдәбият белән таныштырдылар. 1 Курс студентларына бердәм уку билетлары тапшырылды.