Центральная библиотека

“Һәр укучыга китапханә ишекләре ачык!”

Үзәк китапханәдә “Һәр укучыга китапханә ишекләре ачык!” исеме белән Ачык ишекләр көне уздырылды. Катнашучылар төрле мавыктыргыч программада актив катнаштылар. Чарада технология техникумының 1 курс укучыларына ЕЧБ(бердәм укучылар билеты) тапшырылды. Укучыларга “Фольклор дөньясына китап аша” исеме белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Укырга вакыт!” видеоролигы күрсәтелде. Катнашучылар әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләрне искә төшерделәр, экспресс-викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Ахырдан яңа китап укучылары булып язылдылар.