Центральная библиотека

«Брелок» мастер-класс

Брелок-ул универсаль аксессуар.  Ул  өлкән ир-атларга  да, хатын-кызларга  да, балаларга  да һәм  картларга  да кирәк. Брелок  ачкычларны кесәдән  яки сумкадан  тизрәк табу өчен  кулланыла.  Шуңа күрә брелоксыз  булмый.

Шуңа бәйле рәвештә 16 октябрьдә Пушкин картасы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре кадет мәктәбе курсантлары өчен брелок ясау мастер-классы  үткәрделәр. Китапханәчеләр курсантларга аның тарихы турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе эшләде. Мастер-класста катнашучыларның барысы да  кәнәгать  калдылар.