Центральная библиотека

«Терәк – таяныч- ул Әткәй»

Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Безнең һәрберебез Әниләр көнен кайчан билгеләп үтүләрен беләбез, ә менә әтиләр көне азрак билгеле. Шул ук вакытта бу бәйрәмнең йөз еллык тарихы бар. Күп кенә илләрдә инде үз традицияләре барлыкка килгән. Россиядә алар әле формалаша гына. Ләкин балаларны тәрбияләүдә әтинең ролен билгеләмәү гаделсезлек булыр иде.
13 нче октябрь көнне, Халыкара Әтиләр көне алдыннан үзәк китапханәдә «Терәк – таяныч- ул Әткәй» исеме астында брелоклар ясау буенча иҗади мастер-класс узды. Брелоклар матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Балалар үзләрен иҗади яктан күрсәттеләр. Үз куллары белән эшләнгән эшләр бик күп уңай эмоцияләр йөртә: бу бүләкне ясаган кешегә дә, аның өчен билгеләнгән кешегә дә. Чара барышында балалар әтиләренә карата игелекле һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихын, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыкканын, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләрен сөйләделәр.
Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга һәрвакыт кыю һәм көчле рухлы булуларын телибез!