Центральная библиотека

Туңдырма көне

11 октябрьдә «Хәят» клубының әгъзалары өчен үзәк китапханәдә күңелле бәйрәм-Туңдырма көне узды. Студентлар «Шатлык өчен татлы ризык» Библио-кафесына чакырылды.Китапханәчеләр сөйләвеннән студентлар туңдырма турында бик күп кызыклы фактлар белделәр: аның тарихы, нинди продуктлардан ясала, нинди туңдырма бар, файдасы һәм зарары. Аппетит барлыкка килсен өчен, китапханәчеләр студентларга конкурсларда катнашырга тәкъдим иттеләр.
Яхшы кәеф, кызыксынучанлык, яңа нәрсәләрне белергә һәм белгәннәрен уртаклашырга теләү, «туңдырма белгечләре» дигән уенда студентларга ярдәм итте. Туңдырманың составы турындагы табышмаклар уңышлы чишелде. Туңдырма ясаучылар конкурсы иң кызыгы булды! Бәйрәмдә катнашучыларга үз туңдырмасының оригиналь рецептын уйлап табарга, шулай ук аның составын күрсәтергә тәкъдим ителде. Ә чараның кульминациясе Библио-кафеда чын туңдырманың барлыкка килүе булды! Бу чарада катнашучыларның һәрберсе туңдырма белән сыйланды.