Центральная библиотека

“Дөньядагы бар нәрсә турында журналда һәм газетада”

Китапханәгә укучыларны җәлеп итүдә вакытлы матбугат зур роль уйный. Бүгенге көндә һәркемнең дә өйләренә журналлар һәм газеталар язып алу мөмкинлеге юк. Һәм китапханә мондый хәлдә искиткеч чыгу юлы тапты-журналларны өйгә алып кайтырга, шулай ук яраткан кызыклы басмаларны уку залында укырга мөмкин. Шул уңайдан 21 сентябрь көнне китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәдәният һәм сәнгать паркында “Дөньядагы бар нәрсә турында журналда һәм газетада” дип аталган мәгьлүмат сәгате узды. Чарага “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Монда Актанышның №1 санлы мәктәбенең 9 класс укучылары катнашты. Шулай ук район халкы да читтә калмады. Теләге булган һәркем журналларны актарырга, кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүматлар алды. Чарада катнашкан һәркемгә истәлек бүләкләр таратылды.